news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казанның «Фон» компаниясе өлешчеләренә фатир ачкычлары бирә башладылар

«Сакаллы» төзелеш объекты булган 522 фатирлы йорт апрель ахырында файдалануга тапшырылды.

(Казан, 16 май, «Татар-информ»). Казан Башкарма комитетының Торак сәясәте идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Губкин урамындагы «МЧС» торак комплексының икенче йорты өлешчеләренә фатир ачкычлары бирә башладылар.

«Сакаллы» төзелеш объекты булган 522 фатирлы йорт апрель ахырында файдалануга тапшырылды.

Өлешчеләргә ачкыч тапшыру процедурасы 15 майда башланды, йортның 1-3 подъездларында урнашкан фатир хуҗалары аны алды инде. Якын көннәрдә 500дән артык өлешчегә фатир ачкычлары тапшырылачак. Аларга шулай ук 120 парковка урыны һәм 240 кладовой да биреләчәк.

Башта «МЧС» торак комплексындагы икенче йортны «Фон» компаниясе сафка бастырган иде, аннары ул подрядчы сыйфатында «Ак таш» компаниясенә күчте. Төзелеш эшләре Гражданнарның хокукларын яклау буенча федераль фонд — өлешләп төзүдә катнашучылар белән 2019 елның декабрендә имзаланган килешү кысаларында алып барылды, ул федераль һәм республика бюджетларыннан финансланды.

Икенче йортның «А» блогындагы эшләрнең бер өлешен Губкин урамындагы федераль җир кишәрлеге хисабына Ижевскиның «Комосстрой» компаниясе башкарды.

«МЧС» торак комплексында барлыгы 5 йорт исәпләнә. Беренче йорт блоклап файдалануга тапшырылды һәм 2018 елда тулысынча сафка бастырылды. Шул ук елны торак комплекстагы бишенче йортны да кулланышка бирделәр. Тагын ике йортны «Ак таш» компаниясе төзи.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100