Казанда Порт һәм Академик Королев урамнарында транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнә

Әлеге чара җылылык челтәрләрен ремонтлау максатыннан кабул ителгән.

(Казан, 16 май, «Татар-информ»). Казанда Порт һәм Академик Королев урамнарында транспорт хәрәкәте вакытлыча чикләнә.

ТР башкаласы мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге чара җылылык челтәрләрен ремонтлау максатыннан кабул ителгән.

Порт урамының 19нчы йорттан 17а/2нче йортка кадәрге өлешендә машиналар хәрәкәте 2 июньгә кадәр чикләнәчәк.

Академик Королев урамының Хәсән Туфан урамыннан «Мәскәү» мәдәният үзәгенә (Академик Королев урамы, 47) кадәрге өлеше 30 июньгә кадәр ябык булачак.