Түбән Камада йөртүчеләрнең һәм такси пассажирларының битлек киюен тикшерделәр

Такси йөртүчеләрне саклану чараларын үтәү турында алдан кисәтүгә карамастан, алар рейдка әзер булмаган.

(Казан, 16 май, «Татар-информ»). Түбән Кама автоинспекторлары таксида пассажирларны йөртү кагыйдәләрен үтәүләрен тикшерү өчен рейд оештырды. Шәһәр урамнары буйлап рейдлар иртәдән кичкә кадәр дәвам итте. Бу турыда «НТР 24» хәбәр итә.

Такси йөртүчеләрне саклану чараларын үтәү турында алдан кисәтүгә карамастан, алар рейдка әзер булмаган.

Кагыйдәләрне бозучыларга штраф яздылар. такси йөртүчеләрнең күбесе куркынычсызылык чаралары турында белгән һәм рейдларга аңлап кабул иткән.

Хәзер пассажирлар өчен дә битлек кию мәҗбүри. Рейд вакытында алар арасныда кагыйдә бозучылар табылмады.

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре сүзләренчә, бу мәҗбүри чаралар һәм кагыйдәләрне бозган өчен пассажирлар да йөртүчеләр дә җавааплы.