Әлмәт районы укучылары Бөтенроссия бәйгесенең төбәк этабы җиңүчеләре булды

Бәйге Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланды.

(Әлмәт, 16 май, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Әлмәт районы укучылары Бөтенроссия бәйгесенең төбәк этабы җиңүчеләре булды. Бәйге Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланды. 

Анда Татарстаннвң 24 муниципаль районыннан 330 бала катнашкан. Өч җиңүченең икесе — Әлмәт районыныкы. «Заря» яшүсмерләр клубында шөгыльләнүче Софья Лукоянова — «Видео» номинациясендә беренче урын иясе булса, 2нче балалар сәнгать мәктәбе укучысы Ранис Сәлахетдинов — «Рәсем» номинациясендә җиңү яулады. 

Конкурсның төп бурычы яшьләрне патриотик рухта тәрбияләүгә игътибар җәлеп итү иде.