420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 16 май, «Татар-информ»). Телетапшырулар алып баручы Ксения Собчак, Мәскәү һәм Санкт-Петербургтан кала, Казанны Россиянең иң яхшы шәһәрләреннән берсе дип атады.
«Казан – шулай ук искиткеч урын, Миңнеханов боерыгы белән шәһәрдә парклар, юллар төзелде һәм бу миңа бик тә ошый», - диде Собчак Instagram социаль челтәрендә блогер Лешка Мюцентендлер белән туры эфир вакытында.
Телетапшырулар алып баручы шәһәрләрнең шәхси рейтингында Екатеринбургны – беренче, Калининградны өченче урынга куйган.
Бүген төнлә Собчак «Кровавая барыня» Telegram-каналында әлеге тема буенча сораштыру да урнаштырды. Аның: «Питер һәм Мәскәүдән тыш, яраткан шәһәрегез кайсысы?» - дигән соравына хәзерге вакытта тавышлар түбәндәгечә бүленгән: Казан – 43, Калининград – 35, Екатеринбург – 23 процент.
Собчак фикеренчә, иң начар калалар рейтингына Барнаул, Волгоград һәм Касыйм шәһәрләре керә.