Аксубайда юлларга вак таш җәелә, буалар төзекләндереләчәк

Үзара салым кысаларында һәр кешедән 500әр сум җыеп алынган.

(Аксубай, 16 май, «Татар-информ», «Авыл таңнары», Людмила Жаренова). Савруш авыл җирлегендә үзара салым программасын тормышка ашыруга керештеләр. Түбән Савруш авылында урамнарга вак таш түшәлде, ә Саврушта урам юлларының проблемалы участокларын вак таш җәеп төзекләндерделәр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Үзара салым программасы кысаларында без, бер кешедән 500әр сум акча җыеп, ике йөз мең сумнан артык үзара салым акчасы туплый алдык», — дип шәрехләде Савруш авыл җирлеге башлыгы Андрей Кузьмин.

Җирлек башлыгы сүзләренчә, шәхси эшмәкәр Мөнир Галиуллин җирлеккә зур ярдәм күрсәтә, үзенең эшчеләре белән юллар төзүдә булыша, кышын юлларны кардан чистартып тора.

Торак пунктларда авыл старосталары — җирле хакимият өчен барлык мәсьәләләрдә дә беренче ярдәмчеләр. Мисалга, Савруш авылында Валентин Тимофеев киңәше белән дә, эше белән дә ярдәм итә. Авыл өчен җан атып, үзе дә ике көн юл эшләрендә катнашкан. Авылны төзекләндерүдә һәр кеше җаваплы, дип саный ул.

Җирлек территориясендә быел үзара салым акчасына терлекләргә су эчертү һәм торак пунктларның янгын куркынычсызлыгы өчен кирәкле буаларга ремонт ясарга уйлыйлар. Шулай ук урамнарны яктырту өчен ике километр озынлыкта кабель сузарга һәм 40 яктырткыч урнаштырырга, урамнарга вак таш салу эшләрен дәвам итәргә планлаштыралар.