Татар әдәбиятын иң актив укучы районнар билгеле булды

"Әдәби марафон" проекты нәтиҗәләре буенча, алар - Биек Тау, Саба районнары һәм Казан шәһәре булып чыкты.
(Казан, 16 май, "Татар-информ", Айдар Әхмәдиев). Җиденче "Әдәби марафон" проекты нәтиҗәләре буенча, татар әдәбиятын иң актив укучы районнар билгеле булды. Бәйгенең ябылу тантанасы "Уникс" концертлар залында узды.Чараны марафон авторы, "Белем.ру" IT-компаниясе җитәкчесе Раил Гатауллин "Татар кызы 2017" җиңүчесе Гөлназ Гатина белән бергә алып барды. Аның сүзләренчә, Татарстанның иң актив укучылары  - Биек Тау, Саба районнары һәм Казан шәһәре булып чыкты."Иң күп катнашучылар Биек Тау районыннан иде: 136 кеше. Без аларга беренче урын бирдек. Икенче урынны Саба районыннан килгән 111 катнашучы алды. Өченче урында Казан тора. Аннан 104 кеше марафонда катнашты", - диде Раил Гатауллин."Әдәби марафон" проекты һәр квартал саен уздырыла. Катнашучылар 21 көн эчендә татар китапларын укып, яраткан өзекләрен социаль челтәрләргә урнаштырып бардылар. Раил Гатауллин сүзләренчә, проектның төп максаты - кешедә татарча китап уку гадәтен формалаштыру.Быел марафонда барлыгы 1370 кеше катнашты. Узган марафон белән чагыштырганда, бу юлы катнашучылар саны 3 тапкыр артты.