Әлмәттә экскурсиячеләр әзерләү программасы эшли башлый

Гариза бирүчеләрнең 18 яшьтән узган булуы шарт.
(Әлмәт, 16 май, "Татар-информ", "Әлмәт таңнары"). 2019 елның 7 июненнән башлап 30 июньгә кадәр ял көннәрендә Әлмәт шәһәренә экскурсиячеләр әзерләү программасын эшләтеп җибәрә.Проект "Татнефть" компаниясе инициативасы буенча стрит-арт тикшеренү институты белән берлектә гамәлгә ашырыла.Әгәр дә сезнең "Алтын алмалар турында әкиятләр" паблик-арт программасында катнашасыгыз һәм җәйгелеккә үзегезгә кызыклы эш табып, велоэкскурсовод буласыгыз килә икән, 29 май, 18.00 сәгатькә кадәр гариза тутырырга ашыгыгыз. Заявканың актив сылтамасын @almetpublicart проекты социаль челтәрләрендә табарга мөмкин.Курсларны оештыручылар арадан 10 кешене сайлап алачак. Аларга уку вакытында стипендия түләнәчәк һәм соңыннан алар түләүле экскурсияләр уздырачаклар.Гариза бирүчеләрнең 18 яшьтән узган булуы шарт. Нәтиҗә 3 июньдә 19.00 сәгатькә кадәр игълан ителәчәк.Заявка тутырыр алдыннан паблик-арт программасы кысаларында үзегезнең яраткан эшегез турында сөйләп 1 минутлык видео төшерегез һәм аны #ГидПоСказкам #АльметВелоГид #cказкиозолотыхяблоках #almetpublicart хештеглары белән Instagram/YouTube каналларында урнаштырыгыз. Аңа сылтаманы гаризага кертергә кирәк булачак: http://bit.ly/2GI92ym.