Кама Тамагында уылдык чәчүен саклап калу буенча акция узды

Идел елгасында су күләме кимү сәбәпле, әлеге акция Татарстанның барлык 17 яр буе муниципаль районында үткәрелә, - ди чараны оештыручылар.
(Теньки, 16 май, "Татар-информ", Айдар Әхмәдиев). Бүген Кама Тамагы районы, Теньки поселогында уылдык чәчүен саклап калу буенча "Рыбе - быть!" исемле акция узды. Татарстан Республикасы биоресурслар буенча Дәүләт комитеты тарафыннан оештырылган чарада Иделнең яр буена ясалма уылдык чәчү урыннары урнаштырылды."Безнең акция 2018 елдан бирле уздырыла. Былтыр без 9 муниципаль районда 12 километр уылдык чәчү урыннарын урнаштырган булсак, быел исә аларның озынлыгы 26 километрга җитте. Идел елгасында су күләме кимү сәбәпле, әлеге акция Татарстанның барлык 17 яр буе муниципаль районында үткәрелә", - диде ТР биоресурслар буенча Дәүләт комитеты матбугат секретаре Ксения Ванюкова.Чарада шулай ук Теньки поселогының балык тоту клубы әгъзалары һәм урта белем бирү мәктәп укучылары катнашты. Татарстан Республикасы биоресурслар буенча Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов алар алдында чыгыш ясады."Комитетның төп максатларыннан берсе - тәрбия эшен алып бару һәм яшь буында табигатькә карата мәхәббәт тудыру. Шуңа күрә узган елдан бирле без бу чарага мәктәп балаларын чакыра башладык. Әгәр сез киләчәктә тормышыгызны табигатьне саклау белән бәйләргә теләсәгез, без бик шат булыр идек", - диде Рамил Шәрәфетдинов.