Фәрит Мөхәммәтшин: 2018 елда җитештерүдә һәлак булучылар саны ике тапкыр кимеде

Татарстанда хезмәт һәм куркынычсызлык техникасын саклауга зур игътибар бирелә, дип искәртте парламент башлыгы.
(Казан, 16 май, «Татар-информ», Надежда Гордеева). 2018 елда Татарстанда җитештерүдә һәлак булучылар саны 2,1 тапкыр кимегән. ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин Казан ратушасында узган Кеше хокуклары буенча координация советында шулай дип белдерде.«2018 ел нәтиҗәләре буенча җитештерүдә һәлак булучылар 2,1 тапкыр кимеде. Бу безнең өчен яхшы күрсәткеч», - дип искәртте ТР парламенты башлыгы.Фәрит Мөхәммәтшин билгеләп үткәнчә, Татарстанда хезмәт һәм куркынычсызлык техникасын саклауга зур игътибар бирелә, «чөнки республикада куркыныч производстволар күп». «Без әлеге проблемаларны җитәкчеләрнең, производство белгечләренең җаваплылыгын арттыру аша имин хезмәт шартлары тудыру өчен кузгатабыз», - диде ул.Казанда гражданнарның хезмәткә булган хокукларын яклауга багышланган Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең координация советы уза.