Буа укучылары шәһәрлеләрне сәламәт яшәү рәвешенә өндәде

Акциядә 37 шәһәрле катнашты.
(Буа, 16 май, "Татар-информ", "Байрак"). Буаның  2нче номерлы лицей укучылары “Тукта ВИЧ/СПИД” Бөтеньдөнья акциясеенә кушылды. Лицейның “Росток” отряды шәһәр урамнарында буалыларга ВИЧ-инфекция йоктырмау өчен үз-үзеңне ничек тотарга кирәклеген белүгә экспресс-тест үтәргә чакырдылар. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.Шулай ук акциядә катнашучылар “SаМоSтоятельные дети” проекты турында сөйләделәр. Күбесе, сәламәт яшәү рәвешен хуплап, проект белән кызыксынды, аларга сәламәт яшәү рәвеше турында белешмәләр, ВИЧ турында кисәтүче буклетлар таратты.Акциядә 37 шәһәрле катнашты.