16 майның төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов Төркиядә эшлекле сәфәрдә, #ӘйдәТНВга2019 бәйгесе җиңүчеләре билгеле, җырчылар бер оешмага берләшергә тели.

#ӘйдәТНВга2019 конкурсының җиңүчеләре билгеле / Җиңүчеләр КФУ да "Яңа милли медиа: мультимедияле журналистика" профиле буенча максатчан грант ияләре булды.

Рөстәм Миңнеханов: «Халык контроле»нә хезмәт күрсәтүдә омбудсменның эше хөрмәткә лаек / Фәрит Мөхәммәтшин Рөстәм Миңнехановның Кеше хокуклары буенча координация советында катнашучыларга юлланган сәламләү сүзләрен укыды.

Татарстан Язучылар берлеге фронтовик язучыларны искә ала / Кичәдә Фатих Кәрим кызы Ләйлә ханым, Нәби Дәүли кызы Гөлфия ханым, Нури Арслан кызы Зөбәрҗәт ханым, Афзал Шамов кызы Әлфия ханым һәм башкалар бар.

Илшат Әминов #ӘйдәТНВга2019 бәйгесе җиңүчеләренә: Журналистика ул – авыру төре / “Яңа гасыр” телерадикомпаниясе генераль директоры бәйгедә конкурсантлар арасында иҗат ягыннан сәләтле егетләр булмавын әйтте.

Шәймиев күптелле белем бирү комплекслары проекты буенча киңәшмә уздырды / Татарстан мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов күптелле белем бирү комплексларының эшләп бетерелгән концепциясен тәкъдим итте.

Татар эстрадасы артистлары бер оешмага берләшергә тели / “Бу оешма дәүләт статусын алырга тиеш”, - дип саный ИлСаф.

Рөстәм Миңнеханов Төркия сәүдә министры белән хәләл индустрия турында сөйләште / "Товар әйләнеше күләмен 1 млрд долларга җиткерергә кирәк", - диде Төркия сәүдә министры Рухсар Пекҗан.

Идрис Газиев: Ваһапов фестивалендә катнашучының исеме бөтен дөньяга тарала / Җырчы бәйгегә очраклы кешеләр эләгә алмый диде.

Ришат Төхвәтуллин җырчыларга гастрольләр графигын көйләү буенча мөрәҗәгать итте / “Бүген бер артист килгән районга икенче көнне башкасы килү – бер-береңә аяк чалу кебек килеп чыга”, - диде җырчы.

Әтнә, Арча, Балтач районнары авылларында беренче баласын табучылар арткан / Авылда яшәүче беренче баласын 25 яшькә кадәр тапкан хатын-кызларга түләү кертү нәтиҗәләре билгеле.

Ренат Ибраһимов: Ваһапов фестивалендә катнашу - трамплиннан сикерү белән бер / Артист яшь җырчыларга киләчәктә үзләренә шактый тырышырга кирәклеген әйтте.

Анталия татарлары Камал театрының “Зәңгәр шәл” спектаклен Төркиягә чакыра / Анталия татарлары Татарстан Президентына үтенечләрен белдергән хат тапшырдылар.

Татарстанда сәнгать мәктәбе, чишмә, ял паркы Илһам Шакиров исемен йөртәчәк / Татарстан Министрлар Кабинетында Россиянең һәм Татарстанның халык артисты истәлеген мәңгеләштерү турында фикер алыштылар.