Чиләбедә калфак чигү дәресләре узган

“Ак калфак” Чиләбе өлкәсе хатын-кызлар берләшмәсенең төбәк бүлеге хатын-кызлары Татар-башкорт китапханәсендә чираттагы мастер-класста булган.

(Казан, 16 май, “Татар-информ”). Узган шимбәдә Чиләбедә калфак чигү дәресләре узган. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

“Ак калфак” Чиләбе өлкәсе хатын-кызлар берләшмәсенең төбәк бүлегенең актив хатын-кызлары Чиләбе Татар-башкорт китапханәсендә чираттагы мастер-класста булган.

Китапханәдә осталык дәресләрендә булучылар әлеге очрашуны берничә ай буе көтеп алуларын һәм, ниһаять, үз куллары белән үзенә калфак эшләвен әйткәннәр.