Узган тәүлектә Казан аэропортыннан 97 рейс ясалган

Шул исәптә 13 чартер һәм 28 халыкара рейс

  (Казан, 16 май, «Татар-информ»). Узган тәүлектә Казан аэропортыннан 97 рейс ясалган, шул исәптә 13 чартер һәм 28 халыкара рейс, дип хәбәр итә ТР транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.
“Казан” Халыкара аэропортыннан 3 096 пассажир җибәрелгән. Татарстан башкаласына һава транспорты белән 3 227 кеше килгән.
Татарстанның әйдәп баручы компанияләренең берсе 48 рейсны гамәлгә ашырган.