ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында «Полиция балачак сагында» акциясе башлана

Иртәгә көн дәвамында балалар һәм яшүсмерләр, шулай ук аларның әти-әниләре өчен “ышаныч телефоны” эшләячәк

 (Казан, 16 май, “Татар-информ”, Фәнил Гыйләҗев). ТР буенча Эчке эшләр министрлыгында «Полиция балачак сагында"/ "Полиия на страже детства» акциясе башлана. Иртәгә 10:00 сәгатьтән 16:00 сәгатькәчә балалар һәм яшүсмерләр, шулай ук аларның әти-әниләре, законлы вәкилләре өчен “ышаныч телефоны” эшләячәк. Көн дәвамында 8(843)291-25-50 телефон номерына шалтыратып, профессиональ психолог, юрист һәм педагогларга мөрәҗәгать итәргә, аларның киңәшләрен тыңларга мөмкин булачак. Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы үткәргән видеоконференциядә ТР буенча ЭЭМның участок полициясе һәм балигъ булмаганнар эшләре бүлекләре эшчәнлеген оештыру бүлеге җитәкчесе полиция полковнигы Лариса Осипова сөйләде.

“Бу акция бездә элек “Балаларга өмет бир"/"Подари детям надежду” исеме белән үткәрелә иде. Ә иртәгә үтәсе чара бездә генә түгел, бөтен Россия күләмендә барачак”, - диде Лариса Осипова.

Аның сүзләренчә, балалар белән аралашу, нигездә, балаларны гаиләдә көчләү мәсәләсе кебек проблемага, аларның һәм ата-аналарның хокуклары һәм бурычлары темаларына барачак. Белгечләр ашыгыч очракларда кая мөрәҗәгать итәргә икәнен дә аңлатыр, моннан тыш, психологик һәм юридик ярдәм итү буенча махсуслашкан балалар һәм гаилә үзәкләренең эшчәнлеге хакында сөйләр. Хокук бозу яки җинаять кылу турындагы мәгълүматлар буенча тикшерү эшләре үткәреп, гаеплеләрне җавапка тарту буенча карарлар кабул ителер дип көтелә. Ә анонимлык мәсьәләсенә килгәндә, шалтыратучылар үзләре белән таныштырырга да, таныштырмаска да мөмкин.