РФ Президенты администрациясе җитәкчесе урынбасары Татарстан халыклары ассамблеясында булды

ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин ассамблеяны оештыру һәм максатлары турында сөйләде

  (Казан, 16 май, «Татар-информ»). Кичә Татарстан Халыклар дуслыгы йортында ТР Дәүләт Советы Рәисе, Татарстан халыклары ассамблеясы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин РФ Президенты администрациясе җитәкчесе урынбасары Магомедсалам Магомедовны кабул итте. Парламент җитәкчесе ассамблея тарихы, аның бурычлары һәм максатлары турында сөйләде, дип хәбәр итә ТРДәүләт Советының җәмәгатьчелек һәм ММЧ белән элемтә бүлеге.

Фәрит Мөхәммәтшин кунакка якшәмбе мәктәбе бинасын күрсәтте. Биредә төрле милләт балалары бию, вокал, тел өйрәнү һәм башка секцияләргә йөри. Мәктәп 22 төркемнән тора, һәрберсендә 10-15 кеше.

“Халыклар дуслыгы йорты каршындагы якшәмбе мәктәбенең бурычлары күпкырлы: бу Татарстанда яшәүче халылкарның телен, гореф-гадәтләрен, традицияләрен саклау. Республикада теге яки бу халык вәкилләре милли-мәдәни автономиягә керә, ә алар, үз чиратында, Татарстан халыклары ассамблеясенә берләштерелгән”, - дип сөйләде парламент җитәкчесе.

Магомедсалам Магомедов Татарстан халыклары ассамблеясе эшен югары бәяләде.

Татарстан халыклары ассамблеясе Башкарма комитеты рәисе Николай Владимиров, 8 ел дәвамында эшчәнлек алып баручы Иммигрантлар мәшгульлеге агентлыгы турында сөйләде. 2013 елның июлендә “Мигрантларны эшкә урнаштыру һәм адаптация үзәге” автоном коммерцияле булмаган оешма булдырылды. Биредә Татарстанда эшләргә теләүче чит ил гражданнарына эш табарга, кирәкле документлар әзерләргә, профессиональ әзерлек һәм медкомиссия үтәргә ярдәм итә, ягъни республика тормышына адаптациялиләр.

Ассамблея эшчәнчәнлегенең төп юнәлешләренең берсе – милли-мәдәни автономия, хокук саклау органнары һәм хакимият структуралары җитәкчеләре белән түгәрәк өстәлләр оештыру һәм миграция вәзгыяте һәм чит ил гражданнары арасында хокук бозу мәсьәләләре буенча фикер алышу.