Министрлык вәкилләре татарстанлыларның җәйге ялны оештыру буенча сорауларына җавап бирәчәк

21 майда 10.00-14.00 сәгатьләрдә РФ Президентының Татарстанда кабул итү бүлмәсендә "кайнар линия" узачак

  (Казан, 16 май, «Татар-информ»). 21 майда 10.00-14.00 сәгатьләрдә РФ Президентының Татарстанда кабул итү бүлмәсендә, ТР да яшәүчеләрнең җәйге ялын, сәламәтләндерү һәм мәшгульлеген оештыру мәсьәләләре буенча кайнар линия узачак, дип хәбәр итә ТР буенча Баш федераль инспектор матбугат хезмәте.

ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы, ТР Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы вәкилләре гражданнар сорауларына җавап бирәчәк. "Кайнар линия" телефоны: : 221-80-38.