Казанда “Татарстан Республикасында социаль медиа” форумы узачак

Чарада ММЧ һәм коммерцияле булмаган оешма вәкилләре үзара фикер алышачак

 (Казан, 16 май, “Татар-информ”). 21 майда сәгать 11.00 дә Казан шәһәренең «Гранд отель Казань» кунакханәсендә “Татарстан Республикасында социаль медиа” дип аталган форум узачак. Ул социаль юнәлешле медиаларның кирәклегенә багышлана.

Форумда ТРдагы коммерцияле булмаган оешма вәкилләре, республиканың ММЧ белгечләре катнашачак. Алар үзара хезмәттәшлек итү, коммерцияле булмаган оешмаларның проектларын тормышка ашыру өчен ярдәм итүче медиа мәйдан булдыру турында фикер алышачак.

Форум «НКО + плюс» проекты нигезендә оештырыла. Ул Татарстан Республикасында социаль юнәлештә эш алып баручы коммерцияле булмаган оешмаларга он-лайн һәм офф-лайн мәйдан булдыру белән шөгыльләнә.

Форумда катнашырга теләүчеләр 8(843) 259-13-11 телефоны аша шалтырата яки open@nkoplus.ru электрон адресына хат язып сала ала, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгының матбугат хезмәте.