Казан белән Кырым арасында туры очышлар җайга салына

Бу юнәлештә Татарстан башкаласыннан беренче рейс 14 июньдә очачак

(Казан, 16 май, «Татар-информ», Ирина Игнатьева). 14 июньдә Казан белән Кырым арасында туры очышлар җайга салына.

Бу хакта “Татар-информ” МА хәбәрчесенә “Казан” Халыкара аэропорты” ААҖ нең белешмә алу хезмәтендә белдерделәр.

Пассажирларга “Ак Барс Аэро” авиакомпаниясе хезмәт күрсәтәчәк. Самолетлар рейска чәршәмбе һәм шимбә чыгачак. Һава судносы Казаннан 17.05 сәгатьтә очачак. Юлда булу вакыты 2,5 сәгать тәшкил итә.