6 июньгә кадәр Кырымда массакүләм чаралар тыела

Бу хакта бүген Кырым Республикасы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Сергей Аксенов кабул иткән указда белдерелә

  (Казан, 16 май, «Татар-информ»). Кырым территориясендә 6 июньгә кадәр массакүләм чаралар тыела. Бу хакта бүген Кырым Республикасы башлыгы вазыйфаларын башкаручы Сергей Аксенов кабул иткән указда белдерелә, дип хәбәр итә “Крыминформ” МА.

“2014 елның 6 июненә кадәр Кырым Республикасы территориясендә массакүләм акцияләр үткәрү тыела. Кырым Республикасы хакимияте  җирле үзидарә органнарына, мәдәният учреждениеләре бу чорда планлаштырылган массакүләм чараларны кичектерергә тәкъдим итәргә”, диелгән документта.

Указ, Украинаның Көньяк-Көнчыгыш шәһәрләрендә дәвам иткән вакыйгаларда гади халык арасында зыян күрүчеләр һәм үлүчеләр булу белән бәйле рәвештә, гамәлгә куела. Указны кабул итүнең максаты – “Кырым Республикасы территориясенә экстремистлар ягыннын мөмкин булган провокацияләрне” үткәрмәү һәм ярымутрауда курорт сезонын өзмәү, дип билгеләп үтелә документта.