Спас эзтабарлары “Хәтер вахтасы –2012” төбәкара акциядә катнашты

Бу юлы энтузиастлар Смоленск өлкәсенең Глинково районына керүче Большое Тишово авылы тирәсендә казу эшләре алып барган

(Казан, 16 май, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Тукай муниципаль районының “Болгар” эзтабарлар отряды “Хәтер вахтасы –2012” төбәкара акциядә катнашты. Район эзтабарлары бу изге эштә инде икенче тапкыр (узган ел алар Смоленск өлкәсенең Сычевка районында эшләделәр) катнаша. Отряд җитәкчесе, Ким урта мәктәбе укытучысы Борис Андриянов мондый экспедициядә өч тапкыр булып кайтты. Бөек Ватан сугышы кырларында һәлак булучыларның җәсәдләрен эзләп табып, аларны туганнар каберлегенә җирләү – кирәкле һәм саваплы эш. Һәлак булган солдатларның якты истәлегенә битараф булмаучылар гына шундый гамәлне кыла ала торгандыр, дип хәбәр итә “Яңа тормыш” газетасы.
Бу юлы энтузиастлар Смоленск өлкәсенең Глинково районына керүче Большое Тишово авылы тирәсендә казу эшләре алып барган. Сугыш елларында биредә каты бәрелешләр булган, бик күп батыр сугышчыларның гомере өзелгән. Шуңа күрә илнең төрле төбәкләреннән 500гә якын эзтабарлар отряды килгән.
Эзләнү отряды өч солдат җәсәденә тап булган. Узган ел исә 60 кешене эзләп тапканнар.