news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Уфада беренче тапкыр Башкортстан ир-атлары форумы ачылды

Форум авыллардан, районнардан актив һәм инициативалы ир-атларны берләштерү, көчләрне туплап бергә эшләү максатыннан оештырыла.

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Бүген, 16 апрельдә, Уфада Башкортстан ир-атларының беренче форумы уза. Анда катнашу өчен «Торатау» конгресс-холлына республиканың иң актив вәкилләре — сәясәтчеләр, эшмәкәрләр, җәмәгать эшлеклеләре, күп балалы әти кешеләр җыелды, дип «Башинформ» хәбәр итә.

«Башкортстан ир-атлары форумы — бу шундый беренче чара, — диде ачылу тантанасында „Башкортстан ир-атлары берлеге“ рәисе, РФ Дәүләт Думасы депутаты Зариф Байгускаров. — Безнең бурыч — авыллардан, районнардан актив һәм инициативалы ир-атларны берләштерү, көчләрне туплап бергә эшләү».

Ул шулай ук оешма нәтиҗәле эшләсен өчен эшне системалаштырырга, конкрет максатлар билгеләргә һәм аларга бергәләп ирешергә кирәклеген әйтте. Аек яшәү рәвешенә, җәмгыятьтә ата кешенең ролен күтәрүгә, районнарда ир-атлар берлекләре белән эшләүне оештыруга кагылышлы кайбер юнәлешләр билгеләнгән, диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100