news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан халкы, кайнар элемтәгә шалтыратып, Төркия чикләре ачылу хакында белешә

Роспотребнадзорның кайнар элемтәсенә шалтыратулар саны беренче локдаун вакытындагыдан кимеде, дип сөйләде Любовь Авдонина.

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Төркия һәм Танзаниягә чикләр ябылганнан соң Роспотребнадзор ачкан кайнар элемтәгә шалтыратулар вакытында бирелә торган сорауларның күпчелеге бу илләргә кабат барып булу вакыты турында.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәтенең (Роспотребнадзор) ТР буенча идарәсе җитәкчесе урынбасары Любовь Авдонина шул хакта сөйләде.

«Барыннан да ешрак чит ил чиген кайчан ачалар дип сорыйлар, бу традицион сорау. Әлегә бу хакта уйларга иртәрәк, дип әйтәбез. 1 июньгә кадәр барлык рейслар да туктатылды», — дип искәртте спикер.

Аның сүзләренчә, республикада яшәүчеләр кайнар элемтәдән еш файдаланмый, ведомствога шалтыратулар аз теркәлә. Коронавирус аркасында чикләрне беренче тапкыр япкач, белгечләр көненә 50 шалтыратуга җавап биргән.

Туристларны Төркиядән кайтара алмау, акчаларын кире кайтарырга яки ял урынын алыштырырга теләмәү турында туроператорлардан зарланулар килмәгән.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100