news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия тимер юллары күп балалы гаиләләр өчен җәйге поездларга ташлама тәкъдим итте

Ташламалы сәяхәткә 1 июньнән 30 августка кадәр юл тотарга мөмкин.

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Россиядә күп балалы гаиләләр 31 августка кадәр җәйге поездларга 20 процентлы ташлама белән билетлар рәсмиләштерә алачак.

Бу хакта РИА Новости агентлыгы «Россия тимер юллары» холдингы сайтына сылтама белән хәбәр итә.

«„Россия тимер юллары“ холдингы инде өченче ел рәттән өч һәм аннан күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә, кечкенә балалары 18 яшькә җитмәгән очракта, Россия буйлап сәяхәт итәргә уйласалар, поездда „Зур гаилә“ акциясеннән файдалану мөмкинлеген бирә.

Әлеге акция кысаларында күп балалы гаиләләр быелның 31 августына кадәр „ФПК“ АҖ берләшмәсенең ерак юлга йөри торган купе вагоннарына 20 процентлы ташлама белән билетлар рәсмиләштерә алачак. Ташламалы сәяхәткә 1 июньнән 30 августка кадәр юл тотарга мөмкин», - диелә хәбәрдә.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100