news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Актаныш районының бер авылында яшәүче «Татмедиа»дан дистәгә якын бүләк алган

Әлеге конкурс «Татмедиа»гә караган газета-журналларга язылучылар арасында үткәрелә.

Актаныш районының бер авылында яшәүче «Татмедиа»дан дистәгә якын бүләк алган

(Актаныш, 16 апрель, «Татар-информ», «Актаныш-информ»). Актанышның Такталачык авылында яшәүче Юлия Мансурова «Татмедиа» АҖ уздырган бәйгедә катнашып, җиңү яулады. Ул мондый бүләккә 7-8 ел лаек була.

Әлеге конкурс «Татмедиа»гә караган газета-журналларга язылучылар арасында үткәрелә. Конкурс турындагы хәбәр районның мәгълүмат чараларында да бәян ителә. Ә язылу турындагы квитанцияләрне «Татмедиа» җәмгыятенә, Казанга юлларга кирәк.

Төп бүләкләрнең берсен алган, Такталачык коррекцион мәктәбе укытучысы, логопед Юлия Мансурова да барлык райондашларны шушы бәйгедә катнашырга чакыра. Үзе ул газета-журнал укымыйча яшәүне күз алдына да китерә алмый. 

«Актаныш таңнары», «Татарстан яшьләре», «Ирек мәйданы» газеталарын һәм «Сөембикә» журналын яратам. Эшем буенча «Гаилә һәм мәктәп», «Мәгариф» журналларына өстенлек бирәм. Яңарак чыга башлаган басмаларны ярты ел алдырып карыйм, ошамаса, яңадан язылмыйм», — ди.

«Татмедиа» АҖ үзенең абунәчеләре арасында мондый акцияләрне даими уздыра. Иң күп газета-журналларга язылучылар арасында соңгы тапкыр бүләкләр уйнату 12 февральдә булган иде. 800гә якын кеше катнашкан. Юлия Мансурова анда катнашуны инде күңелле бер гадәткә әверелдергән.

Юлия Мансурова заманадан калышмый, интернет белән дә кызыксына. Әмма газетада укыган мәгълүмат интернеттагыга караганда ныграк истә кала, дип, үз сүзендә нык тора. Юлия Мансуровага әлеге бүләкне «Татмедиа» АҖ филиалы «Актаныш-информ» җитәкчесе вазифаларын вакытлыча башкаручы Регина Сәлахова алып кайтып, тантаналы төстә тапшырды.

 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100