420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Татарстан халкы үз-үзеңне изоляцияләү чорында өйдән чыгу өчен цифрлы пропускны СМС-сервис ярдәмендә яки интернет аша ала ала.
СМС-сервис системасында теркәлү өчен 2590 номерына паспорт номеры күрсәтелгән түләүсез хәбәр җибәрергә кирәк. Хәбәр тексты үрнәге: регистрация#9219632506.
Аннары 2590 номерына «Цель» тексты һәм максат саны белән кабат хәбәр җибәрәбез:
Шуннан соң рөхсәт коды һәм аның гамәлдә булу вакыты белән җавап хәбәр киләчәк.
Шулай ук пропускны covid19.tatarstan.ru сайтыннан интернет аша да алырга мөмкин - моның өчен паспорт сериясен һәм номерын күрсәтеп теркәлергә һәм телефон номерын СМС аша киләчәк махсус код белән расларга кирәк.
Өстәмә мәгълүматны 8-800-250-90-33 кайнар линия номеры аша алырга мөмкин.