Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасарларының 2019 елдагы керемнәре билгеле булды

Фәрит Мөхәммәтшинның урынбасарлары арасында иң зур керемне Марат Әхмәтов (8 миллион 994 мең сумнан артык) алган.

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Татарстан Дәүләт Советы Рәисе урынбасарларының 2019 елда алган керемнәре билгеле булды. Аларның декларацияләре республика парламенты сайтында дөнья күргән.

Фәрит Мөхәммәтшинның урынбасарлары арасында иң зур керемне Марат Әхмәтов (8 миллион 994 мең сумнан артык) алган.

Лилия Маврина – 5 миллион 620 мең, Юрий Камалтынов – 5 миллион 412 мең, Татьяна Ларионова 4 миллион 575 мең сумнан артык акча эшләгән.

Татарстан парламенты башлыгы урынбасарларының хатыннары арасында Марат Әхмәтовның хәләл җефете барысыннан да күбрәк керем (340 мең сумнан артык) алган.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшинның 2019 елдагы кереме 38 миллион 888 мең сумнан артып киткән. 2018 ел белән чагыштырганда ул ике тапкырга диярлек арткан. Аның хатыны исә 29 миллион 502 мең сумнан артык акча эшләгән.