Таиландтан эвакуацияләнгән татарстанлылар белән Бангкок-Казан борты очышка әзерләнә

«Барлыгы 179 пассажир көтелә. 111 кеше Казанда кала, калганнар Уфага оча», — диде Лилия Галимова.

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Хәзерге вакытта Таиландтан эвакуацияләнгән татарстанлылар белән Бангкок-Казан авиарейсы очышка әзерләнә. Бу хакта Татарстан Президенты матбугат хезмәте җитәкчесе Лилия Галимова хәбәр итте.

«Барлыгы 179 пассажир көтелә. 111 кеше Казанда кала, калганнар Уфага оча», — диде ул.

Лилия Галимова әйтүенчә, самолет җиргә утыруга, пассажирларның температурасын үлчәячәкләр. Аннары аларны ике атналык карантинга «Ливадия» санаториена обсерваторга алып китәчәкләр.