news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Малькевич: Коронавирус эпидемиясе вакытында Миңнехановның үз-үзен тотышы ышаныч өсти

РФ төбәкләренең барлык җитәкчеләре дә килеп туган катлаулы вазгыятьтә халыкны тынычландырырга сәләтле түгел.

Малькевич: Коронавирус эпидемиясе вакытында Миңнехановның үз-үзен тотышы ышаныч өсти
Владимир Васильев

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Россия төбәкләре җитәкчеләреннән ышаныч бөркелеп торырга, алар катлаулы эпидемиология шартларында гражданнарны тынычландырырга тиеш. ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов моның яхшы үрнәге булып тора, дип саный РФ Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Илкүләм кыйммәтләрне саклау фонды президенты Александр Малькевич.

«Җитәкче ышаныч тудырырга тиеш. Татарстан Президентының районнар буйлап йөрүе, төрле чаралар үткәрүе хакында репортажлар карагач, аның үз-үзен тыныч тотуына игътибар итәсең. Ә менә Хакасия Республикасы башлыгы мөрәҗәгатеннән соң уңайсыз булып китә. Чөнки аның үзенә дә куркыныч икәнлеге күренеп тора», - дигән фикерләре белән уртаклашты Малькевич Татарстанның «Волга» экспертлар штабы утырышында.

«Тулаем алганда, карарларны тиз кабул итү һәм нәкъ менә республика территориясендә кайбер карарларда тискәре фонның булмавы зур әһәмияткә ия. Бу кешеләргә тиешле мәгълүмат җиткерелүе, күпчелегендә сораулар тумавы хакында сөйли», - дип билгеләп үтте Малькевич.

Эксперт Татарстанның ялган хәбәрләр белән уңышлы көрәшүе хакында искәрткән иде инде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100