Instagram социаль челтәрендә Алинә Заһитова фотосессиясеннән бэкстейдж-видео чыкты

Март ахырында фигуралы шуу буенча 2018 елгы Олимпия чемпионы әти-әнисе янына Казанга килде.

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Instagram социаль челтәрендә Алинә Заһитованың фотосессиягә әзерләнүе һәм бер модалы журнал өчен фотога төшерү процессының видеосы чыкты.

Шунысын да искәртик: фигуралы шуу буенча 2018 елгы Олимпия чемпионы хәзерге вакытта Казанда әти-әнисе һәм сеңлесе Сабина белән яши.