"Татар-информ" мәктәп укучыларының шаяннар һәм тапкырлар клубын онлайн күрсәтә

КВН бүген, 18:00 сәгатьтә була.

(Казан, 16 апрель, "Татар-информ"). Бүген, 16 апрельдә, 18:00 сәгатьтә  Татарстан халыкларының Дуслык Йортында мәктәп укучыларының шаяннар һәм тапкырлар клубы булачак. 

Тамашаны "Татар-информ" сайтында онлайн карарга мөмкин. Карау өчен сылтама: https://tatar-inform.tatar/internet-tv/359/.