16 апрельнең төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар

Казанда Җәмигъ мәчете төзү өчен ярдәм фонды оештырылачак, Рабит Батулланың иң популяр пьесаларының берсе буенча кино төшерелде.

Татарстан Промсвязьбанк белән финанс-кредит өлкәсендә хезмәттәшлек итәчәк / Рөстәм Миңнеханов «Промсвязьбанк» ГАҖ рәисе Петр Фрадков белән очрашты.

Сарман мәгариф бүлеге җитәкчесе Ләшәү Тамак мәктәбенә яңа җиһаз алыначагын әйтте / Мәктәп директоры парта, такталар сатып алу өчен җәмәгатьчелектән сорап мөрәҗәгать иткән иде.

Данил Салихов: Без яшәячәкбез, без укыячакбыз, без язачакбыз! / Татарстан Милли китапханәсендә 2017 елда иң күп укылган китап авторларын котладылар.

Рабит Батулланың иң популяр пьесаларының берсе буенча кино төшерелде / Бүген Казанда “Инсаф” татар фильмының премьерасы була.

Татарстан Милли китапханәсе китаплары иң күп укылган язучыларны котлый / "Ел китабы" конкурсында 328 китап катнашкан. Җиңүчеләр алты номинациядә билгеләнгән.

2022 елга Татарстанда балалар бакчаларына чиратлар булмаячак / 2019 елда республика балалар бакчаларында өстәмә рәвештә 6 меңнән артык урын булдырылачак.

Санкт-Петербург мөселманнары өчен иске имлә һәм гарәп графикасы буенча курслар ачылды / Төп максат - гарәп графикасында язылган һәм хәзерге вакытта онытылып баручы татар мирасын яңадан халыкка кайтару, ди курсларның оештыручылары.

Песошин: Авария хәлендәге торакны бетерү программасының төп максаты - гражданнар иминлеге / Татарстан Премьер-министры авария хәлендәге торак йортлардан гражданнарны күчерү буенча республика программасында катнашучылар белән очрашты.

Нәкыя Гыйләҗева Аяз Гыйләҗевнең русча чыккан китапларына игътибар күбрәк булуын әйтте / Аяз Гыйләҗевнең “Давайте помолимся!” китабы "Ел китабы" конкурсында “Рус телендә чыккан матур әдәбият” номинациясендә икенче урын алды.

Ел башыннан республика казнасына үзмәшгульләрдән ике млн сум акча күчкән / Акчаның 70 проценты моңа кадәр хокукый киңлектә бөтенләй эшләп карамаган кешеләрдән кергән.

Сәламәтлек саклау министрлыгы: Татарстанда табиб 80-120 мең сумга кадәр акча эшли ала / Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы эксперты яхшы табиблар ставка ярымга эшләргә тиеш дип саный.

Татарстанда «Иң яхшы авыл клубы һәм авыл мәдәният йорты» җиңүчесе ярты миллион сум алачак / Конкурсның республика этабы 2019 елның 1 октябреннән 18 октябренә кадәр узачак.

Казанда Җәмигъ мәчете төзү өчен ярдәм фонды оештырылачак / "Татарстан мөселман өммәте Җәмигъ мәчете төзелеше белән актив кызыксына һәм ярдәм итәргә әзер", - диелә мөфтият хәбәрендә.

Әфганстан илчесе хәйрия эшчәнлеге өчен Актаныш егетенә рәхмәт белдерде / Декабрь аенда Рөстәм Хәбибуллин тырышлыгы белән Әфганстанга медицина препаратлары җибәрелгән иде.

КФУ музеенда Россия тарихында беренче булып чыккан татарча-русча сүзлек тәкъдим ителде / Фәнни китапханәнең Сирәк китаплар һәм кулъязмалар бүлеге күргәзмәсе Туган тел көненә багышланды.