16 апрельнең төп вакыйгалары – фото һәм сылтамалар

Рөстәм Миңнеханов пасха бәйрәме белән котлады, "Синтез" ватерполчылары җиңү белән кайтты, Татарстанда һава торышы бозылырга мөмкин.
Рөстәм Миңнеханов православие динен тотучыларны Пасха бәйрәме белән котлады/Президент бәйрәм уңаеннан иман ныклыгы, бәхет, сәламәтлек, иминлек, илгә-көнгә тынычлык теләде.
 
"Динамо-Казан" волейболчылары Европа волейбол конфедерацияләре кубогын яулады/Италиядәге җавап матчында Казан кызларына җиңү авырлык белән бирелде.
 
Татарстан Президенты "Динамо-Казан" хатын-кызларын Европада җиңүләре белән котлады/Казанның волейболчы кызлары Италиянең "Юнет Ямамай" клубын финалда ике матч нәтиҗәсендә җиңүгә иреште.
 
Марат Әхмәтов терлекчелек тармагында елның беренче кварталындагы эшчәнлеккә бәя бирде/Тармак эшчәнлегендә уңай динамика бар, ди Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры. 
 
Казан аэропортында тантаналы шартларда "Синтез" ватерпол командасын каршы алдылар/Казан командасы су тубы буенча Россия чемпионатының көмеш медаленә лаек булды.
 
Кырымнан килгән әдәбият галиме: Гүзәл Яхинада бик тирән миллилек ята/Симферополь галиме Ление Таймазова Кырымда Гүзәл Яхина романын популярлаштырырга җыена.
 
Арча районы Курса Почмак авылы мәктәбендә шагыйрә Сания Әхмәтҗанованы зурладылар/Шагыйрә, популяр җырлар авторы Сания Әхмәтҗанова 55 яшьлек юбилеен билгеләп үтә.
 
Синоптиклар Татарстанда һава торышының бозылуы турында кисәтү белән чыкты/Татарстан һәм аның башкаласы Казан юлларында урыны белән бозлавык булуы ихтимал, диелә хәбәрдә.