Җәйге кафеларда сыра сату рөхсәт ителәчәк

ТР Дәүләт Советы утырышында тиешле законга үзгәрешләр кертелде

 (Казан, 16 апрель, “Татар-информ”, Лилия Локманова). V чакырылыш ТР Дәүләт Советының бүгенге утырышында “Татарстан Республикасы территориясендә алкогольле продукцияне ваклап сату вакытында, шартларына һәм урыннарына карата өстәмә чикләүләр һәм Татарстан Республикасының кайбер закон актларының үз көчләрен югалтуын тану турында” Татарстан Республикасының 97-5 нче законының 2 нче маддәсенә үзгәрешләр кертү турында” ТР закон проекты белән законның 2 нче маддәсендәге 2 нче пунктына 1 майдан алып 1 октябрьгә кадәрге чорда сезонлы (җәйге) кафеларда сыраны һәм сыра эчемлекләрен ваклап сату мөмкинлеген күздә тота торган нигезләмә өстәлде.

Искәртеп үтәбез: алкогольле продукция сату һәм куллану өлкәсендә дәүләт йогынтысы чараларын көчәйтү максатларында, “Татарстан Республикасы территориясендә алкогольле продукция ваклап сату вакытында, шартларында һәм урыннарына карата өстәмә чикләүләр һәм Татарстан Республикасының кайбер закон актларының үз көчләрен югалтуын тану турында” 2015 елның 6 мартындагы 10-ТРЗ номерлы ТР законы кабул ителгән иде.

Злеге закон нигезләмәләре, башлыча, легаль булмаган һәм фальсификацияләнгән алкоголь продукциясен, иң элек, куәтле исерткеч эчемлекләрне сатуга һәм файдалануга каршы көрәшкә юнәлдерелгән. Бу ТРның илдә һәм дөньяда үткәрелә торган спорт, мәдәни һ.б. массакүләм чараларда актив катнашуына, шулай ук республикага күп санлы, бигрәк тә җәйге чорда, кунакларны җәлеп итә торган туристик маршрутлары челтәренә Казанны һәм Татарстанның башка шәһәрләрен кертүгә бәйле әһәмиятле булып тора.

ТР Министрлар Кабинетының 2008 елның 22 октябрендәге 763 нче номерлы карары белән расланган “2020 елга кадәр һәм 2030 елга кадәрге чорга кластер алым нигезендә Татарстан Республикасының җитештерүче көчләрен үстерү һәм урнаштыру” программасында республика шәһәрендәге һәм районнарындагы җәмәгать туклану предприятиеләре инфраструктурасын алга таба программалы үстерү, шул исәптән бәяләр мөнәсәбәтендә демократик, һәркем өчен мөмкин булган сезонлы рестораннар һәм кафелар ачу проектларын гамәлгә ашыручы эшкуарларга һәрьяклап ярдәм күрсәтү каралган.

Сыраны һәм сыра эчемлекләрен сатып алуны һәм файдалануны күздә тота торган сезонлы (җәйге) кафелар рәвешендәге стационар булмаган сәүдә объектлары җәйге чорда гражданнарның массакүләм ял итү һәм турист маршрутлары үтү урыннарында җәмәгать туклануын оештыруның оптималь рәвеше булып тора. Шул рәвешле, ял итү өчен тиешле, оешкан һәм контрольда тоту мөмкинлеген бирә торган шартлар булдырыла, алар урамнарда һ.б. җәмәгать урыннарында алкоголь продукциясен стихияле файдалану дәрәҗәсен арттыруга юл куймый.

ТР парламентының икътисад, инвестицияләр һәм эшкуарлык комитеты депутаты Марат Галиев тәкъдим иткән закон проекты беренче укылышта кабул ителде.