“Владимир Путин белән туры элемтә”гә 2,3 млн-нан артык сорау килгән

Бүген Мәскәү вакыты белән сәгать 12.00дә РФ Президенты белән туры эфирда аралашу башланды

  (Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Бүген Мәскәү вакыты белән сәгать 12.00дә башланган “Владимир Путин белән туры элемтә”гә 2,3 млн-нан артык (бүген сәгать 10.00га алынган белешмә буенча, дәүләт башлыгы адресына 2 млн 346 мең) сорау килеп ирешкән. Бу хакта «Россия 24» телеканалына сылтама белән «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итте.

Аерым алганда, шулардан 1,6 млн сорау тәүлек әйләнәсе эшләгән call-центр телефоннары аша бирелгән булса, ярты млн-га якынын россиялеләр SMS һәм ММS, тагын 2,7 меңнән артыгын e-mail – электрон хат рәвешендә җибәргән. Болардан тыш, ил лидерына сорауларын россиялеләр видеоформатта юллау мөмкинлеген актив файдаланган: шундый 10,4 меңләп видеосорау килгән.