Татарстанда муниципальара маршрутларга 319 автобус чыкты

Казан аэропортыннан 64 рейс башкарылган

  (Казан, 16 апрель, «Татар-информ»). Мониторинг системасы мәгълүматларына караганда, бүген Татарстан буенча муниципальара маршрутларга 320 автобус чыккан, дип хәбәр итә ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы матбугат хезмәте.
Казан аэропортыннан 64 рейс башкарылган, шул исәптә 14 е – чартер, 11 е – халыкара. 2299 пассажир һава транспортында сәфәр кылган. Татарстан башкаласына 1940 кеше килгән.