Санитар-экологик икеайлык барышында татарстанлыларга салынган штраф күләме 2,4 млн. сумнан арткан

1 апрельдән республикада рөхсәт ителмәгән җирләрдә көнкүреш калдыклары бушатылган 1400 урын ачыкланган

 (Казан, 16 апрель, “Татар-информ”, Ләйсән Исхакова). Бүген ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы, Татарстанда игълан ителгән санитар-экологик икеайлык кысаларында, табигать законнарын бозу очракларын ачыклау максатыннан, Казан елга вокзалына рейдка чыкты.

Журналистлар белән берлектәге рейдта, иң беренче эш итеп, елга вокзалы яны территориясе тикшерелде. “Татфлот” судно йөрешле компания” ААҖнең икътисади куркынычсызлык буенча директоры Сергей Жуков сүзләренә караганда, компаниянең генераль директоры тарафыннан предприятие карамагындагы территорияләрне чистарту буенча икеайлык уздыру планы расланган. Аны тормышка ашыру максатыннан, көн саен 20-50ләп кеше территорияне чистарту, агач кәүсәләрен, бордюрларны, коймаларны, эскәмияләрне буяу буенча эшләр башкара. 25 апрель көнне исә оешмада хезмәт куючы 300ләп кеше республикакүләм өмәгә чыгачак, бу көнне барлык эшләрне дә төгәлләргә уйлыйбыз. Шул рәвешле, без навигация сезонын ачуга әзерләнәбез, дип сөйләде Сергей Жуков. Сүз уңаеннан, аны 27-28 апрель көннәрендә ачарга ниятлиләр. Шуңа, иң беренче чиратта, шәһәр яны, шулай ук туристик причаллар рәткә китерелә.

Елга вокзалыннан ерак булмаган Портовая урамындагы санкциясез, ягъни рөхсәт ителмәгән җирдә чүп-чар бушатылган урындагы тәртипсезлекләр ачыкланды. Ни кызганыч, әмма әлегә аның хуҗасы билгеле түгел. ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының үзәк территориаль идарәсе башлыгы урынбасары Алмаз Исмәгыйлев сүзләренчә, хәзерге вакытта әлеге территориянең төгәл координаталары, кадастр номеры ачыкланган, ТР буенча Дәүләт теркәве, кадастр һәм картография федераль хезмәте белән берлектә, якын арада аның милекчесе ачыклачак, административ җаваплылыкка тартылачак. Штраф күләменә килгәндә, физик затларга карата законда 1 меңнән 2 мең сумга кадәр административ штраф каралган, вазифаи затларга – 10 меңнән 30 мең сумга, юридик затларга – 100 меңнән 200 мең сумга кадәр. Җирнең хуҗасы табылмый икән, димәк, ул муниципаль берәмлеккә карый һәм чистарту эшләре белән дә ул шөгыльләнергә тиеш була, дип сөйләде Алмаз Исмәгыйлев.

Санитар-экологик икеайлык башланганнан көннән, ягъни 1 апрельдән Казанда рөхсәт ителмәгән җирләрдә көнкүреш калдыклары түгелгән 172 урын теркәлгән. Бүгенгә шуның 65е юк ителгән, бу 37 процент дигән сүз.

Республика буенча да экологик хокук бозу очраклары шактый теркәлгән.

ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгының экологик күзәтчелек дәүләт инспекциясе башлыгы Фаяз Шакиров китергән мәгълүматларга караганда, 1 апрельдән Татарстанда рөхсәт ителмәгән җирләрдә көнкүреш калдыклары бушатылган 1400 урын ачыкланган. Әлеге очраклар буенча 730 беркетмә төзелгән. Нәтиҗәдә, 2,4 млн. сумнан артык штраф салынган.

“Икеайлык барышында республика буенча барлыгы 400ләп чүплек барлыгы ачыкланды, хәзерге вакытта шуның 45 проценты бетерелде”, – дип сөйләде инспектор. Аның сүзләренчә, чүплекләрнең барлыкка килү темплары кими. “Бүген безнең алда торган төп максат – икеайлыкның башында чүплекләрне ачыклап, аларның Татарстанның экологик картасына кертү. Шул картадан карап, барлык муниципаль берәмлекләр, оешмалар, предприятиеләр, җир хуҗалары чистарту эшләренә кушылырга тиеш. Һәм бу эшләрне май ахырына түгел, ә Җиңү көненә төгәлләргә ниятлибез”, – диде Фаяз Шакиров.

Рейд барышында ТР Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы вәкилләре һәм журналистлар Казанның “Локомотив” пляжы территориясендә дә булды. Көймә станциясеннән ерак түгел урында аларга азык-төлек каплары, пластик савыт-саба калдыкларыннан торган зур чүп-чар өеменә тап булырга туры килде. Фаразлар буенча, чүплек биредә җәен эшләгән кафега карый. Хәзер аның хуҗасын ачыклау буенча эшләр алып барылачак.