Россиялеләр Владимир Путинга рекордлы санда сорау юллаган

“Владимир Путин белән туры линия” тәмамланды

  (Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Алсу Сафина). “Беренче канал”, «Россия 1», «Россия 24» телеканалларында, шулай ук радиостанцияләрдә туры эфирда трансляцияләнгән “Владимир Путин белән туры линия” тәмамланды.

Россия Президенты Владимир Путин россиялеләрнең сорауларына 3 сәгать 57 минут эчендә 74 сорауга җавап бирде. Дәүләт башлыгы адресына 3 миллионнан артык сорау килгән. Бу Россия Президент белән туры линия тарихында абсолют рекордлы сан.