Казанда вакансияләр мини-ярминкәсе уза

Эшкә урнашырга теләүчеләргә 392 вакансия тәкъдим ителә

(Казан, 16 апреля, «Татар-информ»). 21 апрель көнне Казанның Вахитов районы мәшгульлек үзәге вакансияләр мини-ярминкәсе уздыра, дип хәбәр итә ТР Хезмәт, мәгульлек һәм социаль яклау министрлыгы матбугат хезмәте.

Чарада районның 5 предприятиесе кадрлар хезмәте катнаша. Алар арасында - «Метроэлектротранс» МУП,  «Горводзеленхоз» тресты» МУП,  «Водоканал»МУП, «Электроприбор» ААҖ,  «Адонис» ААҖ.

Эшкә урнашырга теләүчеләргә хәрәкәт итүче составны ремонтлау слесаре, участок мастеры, инженер, АЗС операторы, балта остасы, хезмәтне саклау инженеры, инженер-программист, токарь, слесарь, электомонтер, пешекче кебек белгечлекләр буенча 392 вакансия тәкъдим ителәчәк.

Әңгәмә барышында эш бирүчеләрнең вәкилләре ярминкәдә катнашучыларны эш шартлары, хезмәткәрләргә таләпләр белән таныштырачак, аларны кызыксындырган сорауларга җавап бирәчәк. Мәшгульлек үзәкләре белгечләреннән эшкә урнашу, һөнәри уку һәм яңадан әзерлек, хезмәт һәм гарантияләр буенча консультация алып була.

Ярминкә Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 102 йорт адресы буенча уза. Ул 9.00дә башлана.