Казан вузы студенты Путиннан Кырымга авиабилет бәясен киметүне сорады

Россия Президенты сүзләренә караганда, «Аэрофлот» кайбер шәһәрләрдән Кырымга очу бәясен киметте

  (Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Алсу Сафина). Бүген Кырым Республикасы һәм Севастополь шәһәре эшмәкәрләре ассоциациясен тәкъдим итүче Казан вузы студенты Кырымнан Россия Президенты Владимир Путинга сорау бирде. Ул җәйге сессиягә Казанга һәм кире Кырымга 17,8 мең сумга билет алган, авиабилет бәясе төшәчәкме, дип кызыксынды.

“Россия шәһәрләреннән йөрү буенча өстәлгән бәягә салым (НДС) минималь дәрәҗәгә төшерелгән. Кырымга килгәндә, ул - аерым юнәлеш, миллионлаган кеше ял итә торган урын. «Аэрофлот» кайбер шәһәрләрдән Кырымга очу бәясен киметте. Бу исемлек 50 шәһәргә кадәр тулыландырылачак. Анда Казан да керә бугай. Кырымга һәм Казанга билет бәясе 7,5 мең сум тәшкил итәчәк. Кайбер компанияләр тагын да арзанрак бәяләр турында белдерә”, - дип билгеләп үтте Россия Президенты.

Ул Кырымда очу-очып төшү полосасы начар хәлдә булуы проблема булып торуын таный. “Ул зур, әмма сыйфаты начар. Җиһазлар искергән, кирәкле санда самолетлар кабул итү мөмкинлеге бирми. Россия авиация хакимияте һәм Кырым хакимияте Кырымга бару бәясе кыйммәт булмасын һәм уңайлы булсын өчен барысын да эшләр дип ышанам”, - диде дәүләт башлыгы.