Элла Памфилова: “Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле институты югары статуска ия”

Казанда ИФОда кеше хокуклары буенча вәкаләтлеләрнең координацион советы утырышы узды

 (Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Камил Әсәдуллин). Бүген Казанда Идел буе федераль округының РФ субъектларында кеше хокуклары буенча вәкаләтлеләрнең координацион советы утырышы уздырылды. Чарада РФда кеше хокуклары буенча вәкаләтле Элла Памфилова, ТР Премьер-министрының беренче урынбасары Алексей Песошин, Т да кеше хокуклары буенча вәкаләтле, Координацион совет рәисе Сәрия Сабурская һ.б. катнашты.

“РФда кеше хокуклары буенча вәкаләтлеләр институты учреждениесе – ул безнең илдә демократик үзгәртеп корулар казанышларының берсе, - дип белдерде Алексей Песошин. Бүген 100дән артык илдә шундый институтлар бар, диде ул. - Мондый структуралар булдыру демократик хокукый дәүләт төзелешенә һәм гражданнарның хокукый үзаңын үстерүдә ярдәм итә”, - дип ассызыклады А.Песошин.

Узган ел республикада 2014-2018 елларда Кеше хокуклары буенча стратегия гамәлгә куелды, дип искәртте. “Берничә ел “Халык контроле” проекты гамәлгә куелды һәм уңышлы эшләп килә. Ул дәүләт һәм халык арасындагы элемтәнең нәтиҗәле звеносы булып тора”, - дип өстәде ул.

А.Песошин ассызыклаганча, республикада хокукларны яклау өлкәсендә эшчәнлек даими характерга ия. Дәүләт органнары белән беррәттән, инициативалы гражданнар, иҗтимагый оешмалар һәм гражданлык җәмгыятенең башка институтлары аның субъектлары булып тора. Алар тәнкыйтьче буларак кына түгел, ә социаль-сәяси карарлар кабул иткәндә, партнерлар да булып торалар, диде ул.

ТРның беренче вице-премьеры, республикада социаль юнәлештәге коммерцияле булмаган оешмаларга грант бирү буенча нәтиҗәле система формалаштырылган, дип билгеләп үтте. “Безнең төп бурыч – гражданнарның мәнфәгатьләрен яклау өчен барысын да эшләү. Без бергәләп сыйфатлы яшәү шартларын сакларга тиеш”, - дип мөрәҗәгать итте ул Координацион советта катнашучыларга.

Элла Памфилова Татарстанга сәфәрдән алган хис-кичерешләре белән уртаклашты. Аның сүзләренә караганда,  омбудсменнарның Россия Президентының федераль округтагы тулы вәкаләтле вәкалләре белән элемтәләре фикер алышу өчен иң мөһим темаларның берсе булып тора. Ул торак өлкәсендәге проблемаларның мөһимлегенә игътибарны юнәлтте, шулай ук иҗтимагый күзәтчелек комиссиясе эше турында да сүз булды.

Утырыш нәтиҗәләре буенча журналистлар белән сөйләшүдә Элла Памфилова, РФ Президентының ИФО дагы  тулы вәкаләтле вәкиле һәм башка округлардагы тулы вәкаләтле вәкилләре белән очрашу әзерләнә, дип билгеләп үтте.

Ул шулай ук, бүген ТР Президенты вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов белән очрашуда хакимиятнең башкарма һәм закон тармаклары белән кеше хокуклары буенча вәкаләтле институты арасындагы элемтә турында сүз барды, дип сөйләде. “Бу бик мөһим, чөнки Татарстанда кеше хокуклары буенча вәкаләтле  институты югары статуска ия”, - диде ул.