2013 елгы Универсиада алдыннан Казанда унлаган күп катлы паркинг пәйда булачак

Якын арада преференцияләр пакеты җир участоклары белән бергә бизнес-бергәлеккә тәкъдим ителәчәк

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Казанда 2 ел дәвамында – 2013 елгы Универсиадага кадәр паркинглар төзелеше проектлары гамәлгә куелачак. Бу хакта бүген журналистларга ТР Министрлар Кабинетында бу мәсьәлә буенча узган киңәшмәдән соң шәһәр мэры Илсур Метшин белдерде. Киңәшмә ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов рәислегендә узды.
Бүгенге көндә Казан башкарма комитеты тарафыннан төрле районнарда 40 тан артык урын бирелгән, аларны шәһәр җитәкчелеге бизнес-бергәлеккә күп катлы машина кую урыннары төзелеше өчен тәкъдим итә. ТР Президенты шәһәр үзәгендә, шулай ук “Татнефть-Арена” боз сарае янындагы беренче чиратта төзелеш башланырга тиешле 12 урынны билгеләде. “Казан үзәгендә 12 машина кую урыны төзелеше 9,5 мең автомобильне урынлы итү мөмкинлеге бирә. Кичә без час–пик вакытында 25 урамда булдык, аларда 10,5 меңгә якын машина транспорт хәрәкәтенә комачаулап тора иде”, - дип билгеләп үтте И.Метшин.
“Бер атна дәвамында ТР Хөкүмәте белән бергә Татарстан башкаласында бизнесның бу төре җәлеп итүчән итә торган чаралар пакетын эшләп ТР Президентына раслау өчен тәкъдим итәчәкбез. Бу бердәм һәм җир салымы ставкаларын һәм табышка салымны киметү турында булачак. Салымнар буенча преференцияләр биреләчәк, бу мәсьәлә кыска вакыт өчендә хәл ителәчәк. Преференцияләр пакеты җир участоклары белән бергә бизнес-бергәлеккә тәкъдим ителәчәк”, - диде Илсур Метшин. Бу ташламалар 2013 елга кадәр проектны гамәлгә ашырырга риза булучылар өчен генә булачак. “Безнең преференцияләр инвестор белән килешү төзегәч кенә гамәлгә куелачак”, - дип билгеләп үтте мэр.
Илсур Метшин ТР Президенты тарафыннан мәйданнарның раслануын белдерде. “Алар чыннан да автотранспорт күп җыела торган урында”, - диде ул. Шәһәр башкарма комитеты 200–2007 елда ук парковкалар төзелеше өчен 38 мәйдан бүлеп биргән иде. Ул вакытта 17 компания эскиз проектлары ясады, әмма бер генә компания дә эшкә тотынмады. Бу эшкә 2008 елның кризисы йогынты ясагандыр.
“Хәзер партнерларыбыз белән яңа көчләр туплап эш башларга ниятлибез. Без дөньяви тәҗрибәне өйрәндек, ул бу тармакның керемле бизнес икенлеген күрсәтә. Паркингларга автомобильләргә кебек һәрвакыт ихтыяҗ бар. Хәзер федераль закон бу бизнесны үстерүне стимуллаштыручы чаралар башкара”, - дип белдерде ул. “Әлегә безгә федераль закон ягыннан ярдәм җитми, әмма ТР Президенты ТР Дәүләт Советы белән ТР Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгына Дәүләт Думасы депутатлары һәм “Бердәм Россия” фракциясе әгъзалары белән эшләү чаралары планын әзерләү бурычын йөкләде”, - диде ул.
Черек күлдә һәм Ирек мәйданында Ленин һәйкәле урынына машина кую урыны төзү мәсьәләсе әлегә күтәрелмәвен дә билгеләп үтәргә кирәк. “Без бу мәсьәлә буенча җәмәгатьчелек белән киңәшләшербез, гомумән барысын да кешеләргә уңайлы булсын өчен эшлибез”, - дип вәгъдә итте Илсур Метшин.