В.Липужина:“Иҗтимагый советлар җирле үзидарә органнары ачыклыгын һәм җаваплылыгын арттыра”

Бүген Казанда ТР Дәүләт Советы бинасында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендәге Иҗтимагый советлар рәисләренең семинар-киңәшмәсе уза
(Казан, 16 апрель, “Татар-информ”, Римма Гатина). Бүген Казанда ТР Дәүләт Советы бинасында Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләрендәге Иҗтимагый советлар рәисләренең семинар-киңәшмәсе уза. Әлеге җыен ТРның шәһәр һәм район муниципаль берәмлекләр карамагындагы иҗтимагый советлар эшен оештыруга багышланган иде. Семинарда ТР Президенты Аппараты җитәкчесе Юрий Камалтынов, ТР Президентының Эчке сәясәт мәсьәләләре буенча идарә башлыгы Александр Терентьев, ТР Дәүләт Советының Дәүләт корылышы һәм җирде үзидарә комитеты рәисе Валентина Липужина, ТР Иҗтимагый палатасы рәисе Илгиз Хәйруллин, Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы башкарма секретаре Александр Барышев катнаша.

ТР Иҗтимагый палата рәисе Илгиз Хәйруллин сүзләренчә, мондый семинар-киңәшмә Татарстанда гына түгел, Россиядә дә беренче тапкыр оештырыла. “Иҗтимагый советларны оештыруны тормыш таләп итә. Республика дәрәҗәсендә дәүләт хакимияте органнары белән Татарстан Иҗтимагый палатасы хезмәттәшлек итә. Ә муниципаль берәмлекләр дәрәҗәсендә иҗтимагый советлар оештыру мәсьәләсе килеп басты”, - диде И.Хәйруллин.

Бүгенге көндә иҗтимагый советлар 31 җирлектә эшләп килә. Татарстан Республикасы Муниципаль берәмлекләр советы башкарма секретаре Александр Барышев сүзләренчә, аларны оештыру җирле үзидарәләр эшчәнлегендә мөһим роль уйный. Ул үз чыгышында иҗтимагый оешмаларның эш юнәлешләрен билгеләп үтте. Аерым алганда, җәмәгать органнарына торак-коммуналь өлкәсен яңартуга бирелгән акчаларны максатчан тотуга күзәтчелек итү, федераль тикшерү органнары белән хезмәттәшлек итү йөкләнә.

Валентина Липужина билгеләп үткәнчә, берничә ел элек җирле үзидарә реформасы тормышка ашырыла башлады, муниципаль берәмлекләрнең эшчәнлеге өчен законнар, норматив-хокукый актлар эшләнде. “Иҗтимагый советлар халык, җирле үзидарә органнары һәм иҗтимагый оешмалар арасында күпер ролен үтәргә тиеш. Советлар, җирле үзидарә эшчәнлегендә катнашып, муниципалитетларның сәясәтен барлыкка китерә”, - диде В.Липужина.

Ул иҗтимагый советларның эш юнәлешләреннән тормышның барлык өлкәләре буенча бөтенхалык тыңлауларын оештыруны аерып күрсәтте. “Бу халыкның фикерен белергә мөмкинлек бирәчәк”, - диде В. Липужина. Шулай ук советларга муниципалитетлар тарафыннан кабул ителгән норматив-хокукый актларга экспертиза ясау да йөкләнә. “Иҗтимагый советлар оешу җирле үзидарә органнарының ачыклыгын һәм җаваплылыгын арттырачак. Без әлеге советларның иҗтимагый контроль һәм гражданнар җәмгыятенең бер элементы булачагына ышанабыз”, - диде В.Липужина.