Татарстанда ягулык-энергетика комплексы өлкәсендә икътисади юнәлешле 88 җинаять ачыкланган

Әлегә 26 зат җинаять җаваплылыгына тартылган

            (Казан, 16 апрель, “Татар-информ”, Миләүшә Низаметдинова). Быел Татарстанда I кварталда ягулык-энергетика комплексы өлкәсендә икътисади юнәлештәге 88 җинаять эше ачыкланган һәм бу узган елның шушы ук вакытындагыдан 1гә генә артык.

 

            ТР буенча Эчке эшләр министрлыгыннан алынган төгәл мәгълүматларга караганда, шулардан зур һәм аеруча зур күләмдәге 35 җинаять эше беленгән, 45 җинаять эше судка әзерләп җибәрелгән. Салган зыян исә 13 млн. 137 мең сумга җыела, барлыгы 9 млн. 554 мең сум кайтарылган. Бу җинаятьләр 8 төркем тарафыннан кылынган һәм 27 кеше ачыкланган, 26 зат җинаять җаваплылыгына тартылган.