Татарстанда эшсезләр саны артса да, аның үсеш темплары кимү тенденциясе дәвам итә

Бүген республикада рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны 58434 кешегә җиткән
(Казан, 16 апрель, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). 14 апрельгә булган мәгълүматларга караганда, Татарстанда рәсми рәвештә теркәлгән эшсезләр саны 58434 кешегә җиткән. Ул, икътисади актив халыкның якынча 3 процентын тәшкил итә. Эшсезләр саны артса да, аның үсеш темплары кимү тенденциясе дәвам итә. 8-14 апрель аралыгында үсеш 1,2 процент тәшкил иткән. Шунысы игътибарга лаек, эшсезлек “чәчәк ату” урыны үзгәреш кичермәгән. Элеккечә һәр 5 эшсезнең берсе авыл җирендә яши. Аерым районнарга килгәндә, эшсезлекнең иң югары дәрәҗәсе Баулы районында күзәтелә. Биредә рәсми теркәлгән эшсезләр икътисади актив халыкның 5 процентыннан да артык. 10 район исә бу күрсәткеч буенча 4 процент чиген. Әлеге мәгълүматларны бүген РФ төбәкләренең хезмәт базарында киеренкелекне киметүгә юнәлгән өстәмә чараларны күздә тоткан төбәк программаларын карау буенча ведомствоара эшче төркемнең Казанда узган күчмә утырышында ТР хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министры Айрат Шәфигуллин җиткерде.Утырышта РФ сәламәтлек саклау һәм социаль яклау министры урынбасары Максим Топилин, ТР Премьер-министры урынбасары Равил Моратов катнашты.

Айрат Шәфигуллин сүзләренә караганда, узган атнада 32 предприятие (шәхси эшмәкәрлек предприятиеләре) мәшгульлек үзәкләренә хезмәткәләре кыскартылачагы хакында мәгълүмат биргән. Шул ук вакытта предприятиеләрдә тулы булмаган эш режимында эшләүчеләр саны 2500 гә кыскарып, 50 800 гә калган. Хезмәт базарындагы киеренкелек җәен көчәергә мөмкин. Моңа белем йортларын тәмамлаучылар йогынты ясар дип көтелә. Вуз бетергән 6 мең, башлангыч һәм урта һөнәри уку йортын тәмамлаган 6 мең кешенең эшсезләр сафын тулыландыру ихтималы зур.

Министр ассызыклап үткәнчә, бүгенге шартларда республикада хезмәт базарында киеренкелекне бетерү өчен 4 юл кулланыла. Алар республикада кабул ителгән программада чагылыш тапкан. Аларның иң беренчесе һәм мөһиме предприятиеләрдә җәмәгать эше (вакытлы) урыннары булдырудан гыйбарәт. Ул юл эшсез яки тулы булмаган эш вакытында калучылар өчен карала һәм республикада халыкның керемнәрен саклап калу өчен перспектив юл санала. Россия законнары нигезендә, вакытлыча җәмәгать эше урыннары тәкъдим итүче предприятиеләргә вакытлы схема буенча хезмәт хакы түләү өчен бюджеттан компенсацияләр каралган. Моннан тыш, вакытлы эшчеләргә мәшгульлек үзәкләреннән матди ярдәм карала. Ел дәвамында 25 мең шундый вакытлы эш урыны 50 меңләп кешенең керем чыганагын тәэмин итәргә булышыр дип көтелә. Эшсез калучылар, шул юл белән квалификациясен саклап кала яки күнекмәләр ала.
Эшсезлек белән көрәштә алдан укытуга да зур игътибар бирелә. Ул эшсезлек куркынычы янаган предприятие хезмәткәрләрен яңа шартларга әзерләү, хезмәт базарында үз урынын табу өчен кирәк. Хезмәт базарында сорау тапкан һөнәрләргә өйрәтү чыгымнары бюджеттан каплана. Министр җиткерүенчә, республикада 500 һөнәр буенча алдан укыту планлаштырыла. Бу эшкә керешергә уку йортлары әзер. Республикага бу максатларга инде 28 млн. сум финанслар алынган.
Бүгенге утырышта вакытлы эш урыннары булдырудагы тәҗрибәләре белән “Химгард” технополисы генераль директоры Альберт Кәримов, “Метроэлектротранс” МУП җитәкчесе Әсфан Галәвов уртаклашты. РОСТО вәкилләре яшьләрне хәрби һөнәрләргә укыту, аерым алганда, республика мәктәпләре базасында автокласслар төзү проекты хакында сөйләде. Әлеге классларда ел дәвамында укып, югары сыйныф укучылары В категорияле йөртүче таныклыгы алып чыгачак. Булачак Ватан сакчылары С категорияле йөртүче белгечлеге дә ала. Республика мәктәпләрендә шундый 1070 сыйныф ачу нияте бар. Биредә белем алучыларга практик күнекмәләр бирүгә эшсез гражданнарны (запастагы офицерлар, армиядән яңа гына кайтучылар) җәлеп итү мөһим шарт итеп куела. Бу перспектив проект РФ сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министры урынбасары Максим Топилинда зур кызыксу уятты. Аның фикеренчә, төбәкләрдәге кызыклы тәкъдимнәр өйрәнүгә һәм уңышлы гамәлгә ашырылганда, башка төбәкләргә таратуга лаеклы.
Министр урынбасары белдергәнчә, икътисади кризистан бигрәк тә моноструктуралы, аерым тармаклар буенча махсуслашкан төбәкләр зур зыян күрде. Татарстанда, металлургия “бишеге” булган Чиләбе кебек өлкәләр белән чагыштырганда, хәл кискен аерыла. Биредә икътисадның диверсификацияле булуы ярдәм итә. “Шулай да әле биредә дә барысы әйбәт булачак дип тынычланырга иртә”, - дип саный ул.
Ульяновскига сәфәреннән соң, Максим Топилин кабат Казанга тукталырга вәгъдә бирде. Ул вакытка республика Хөкүмәте хезмәт базарын тотрыклыландыру буенча берничә яңа тәкъдим тупларга җыена. Хөкүмәт башлыгының беренче урынбасары Равил Моратов белдергәнчә, алар армиядән яңа гына кайткан егетләрне эшкә урнаштыруга, Чистай, Кама Аланындагы производстволарда яңа эш урыннары булдыруга һ.б. кагылышлы.