Төмәндә “Ак калфак” журналының яңа саны дөнья күрде

Җәмәгатьчелек нигезендә 1999 елда беренче саны чыккан “Ак калфак” журналы юлын дәвам итә, аның быелгы беренче саны дөнья күрде
(Төмән, 16 апрель, “Татар-информ”, Бибинур Сабирова). Җәмәгатьчелек нигезендә 1999 елда беренче саны чыккан “Ак калфак” журналы юлын дәвам итә, аның быелгы беренче саны дөнья күрде.
Бу журналны өлкә татарлары Конгрессы һәм “Ак калфак” өлкә татар хатын-кызлары әзерләп чыгара. Хәзерге финанс кризисы шартларында быелга аның кварталга бер саны чыгып торачак, баш мөхәррире – Б.Н.Сабирова.
Бу иҗтимагый-сәяси һәм әдәби-нәфис гаилә журналы төбәгебездә күптән инде үз укучысын тапты, гәрчә әле, даими чыгып торуы бик үк ачыкланмаган булуы сәбәпле, каталогка кертелеп аңа язылу оештырылмаган булса да.
“Ак калфак” журналы хатын-кызларыбызның иҗтимагый активлыгын үстерүне, гаилә мәсьәләләрен яктыртуны, гаиләдә балаларны тәрбияләү тәҗрибәсен күрсәтүне, балаларны тәрбияләүдә ата-ананың ролен күтәрүне, хатын-кызлар, гаилә мәсьәләләренә бәйле хокукый кануннарны яктыртуны төп бурыч итеп караса да, аның тематикасы бик киң. Аның битләрендә үткән тарихыбызны яктыртуга һәрдаим урын бирелә, туган телне, мәдәниятне саклауга, милли мәгарифкә бәйле актуаль проблемалар ачыла, рухи саулык, диндә яшәү, дин белән фәннең бәйләнешләре, гыйбрәтле язмышлар, данлыклы шәхесләр, гади кеше язмышы, авылларыбыз тормышы, гомумән, тормышның бар якларын да яктыртып барырга тырыша журналны иҗат итүчеләр.
Узган ел чыккан саннары Гаилә, Туган тел елларына бәйле язмаларга өстенлек биргән булса, быелгы саны асылда милли мәдәниятебез язмышына багышланды.
Бу санда күп еллар Төмән дәүләт мәдәният һәм сәнгать институтында укыткан җәмәгать эшлеклесе Вәлимә Ташкалова һәм элекке өлкә Татар мәдәният үзәген җитәкләгән, махсус югары белемле, соңгы елларда Төмән-Тубыл якларында Татарстан, Башкортстан һәм Россиянең башка төбәкләреннән концерт бригадаларының, театрларның гастрольләрен оештырып үткәрүче Фәрит Хәкимов интервьюлары төбәгебездә мәдәният язмышына бәйле барлык проблемаларны ачып бирә.
Өлкә татарлары Конгрессы канаты астында күтәрелеп милли үсеш мәйданында лаеклы урынын яулап килүче яшьләр хәрәкәте дә үзенең тирән чагылышын тапты.
Милли мәгариф мәсьәләләре журналның һәр санында ачылып күрсәтелә. Шәһәрләрдә туган тел сыйфатлы укытыла торган бер генә дә гомуми белем бирү учреждениесе булмауга, туган телнең яшь буынны гармонияле, рухи яктан сәламәт шәхес итеп тәрбияләүдә туган телнең ролен ачыклап, балаларны туган телле итеп, патриотик тәрбия белән бергә аларны милләт балалары итеп тәрбияләү кирәклегенә якташларыбызның игътибарын җәлеп иткән язма тәкъдим ителде. Шуңа мисал һәм дәлил итеп, Казанның югары уңышлары белән танылган Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназиянең эше турында саллы язма да бирелде.
Казан белән, Бөтендөнья татар конгрессы белән эшлекле элемтәләр, татар дөньясы белән рухи бәйләнеш журналның һәр санында яктыртылып торыла, бу санда да урын алды бу тема.
“Әниләрнең җылы кочагы”, “Иман чишмәсе”, “Данлыклы шәхесләр” “Милләткә хезмәттә”, “Ничек яшисең, авыл?”, “Яңа китаплар киштәсе”, “Әдәбият дөньясында”, “Якташларыбыз иҗаты” рубрикаларында һәм башка темалар буенча да игътибарга лаеклы язмалар урнаштырылды.
Журналның полиграфик сыйфаты да саннан-санга яхшырып бара, гәрчә әлегә тулысынча төсле булып чыкмаса да.
Инде журналның, өч айга бер булса да, даими чыгачагы билгеле булгач, төбәк галимнәре, мәдәният һәм мәгариф хезмәткәрләреннән вәкилләр, зыялылар, җәмәгать эшлеклеләре, иҗади шәхесләр кергән редакция Советы да төзелде.
Редакция Советы ярдәмендә журнал эчтәлеге ягыннан тагын да баерак булып чыгар, тора-бара финанс мәсьәләләре хәл ителеп, аны әзерләп дөньяга чыгаручы хезмәткәрләр штаты да оештырылыр, дигән өмет бар хәзер.