Мәскәү вузлары студентлары ТРның Россиядәге вәкаләтле вәкиллеге эшчәнлеге белән танышты

Мәскәү югары уку йортларында Әлмәт, Алабуга, Казан һәм Чаллыдан килгән татар студентлары белем ала
(Мәскәү, 16 апрель, “Татар–информ”, Рафис Измайлов). Кичә Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге вәкаләтле вәкиллегенең конференцияләр залында вәкиллек җитәкчеләре һәм хезмәткәрләренең Мәскәү югары уку йортларында белем алучы татар студентлары белән традицион очрашуы булды.
Бу юлы очрашуга егермедән артык кеше килде. Аларның күбесе Россия халыклар дуслыгы университеты, Мәскәү дәүләт икътисад, статистика һәм информатика университеты, музыка мәктәбе һәм Британия Дизайн югары мәктәбенең филиалында белем ала.
Татар студентларының географиясе шактый киң: Мәскәү вузларында Әлмәт, Алабуга, Казан һәм Чаллы студентлары укый. Татарстан студентларыннан тыш, очрашуга Россиянең башка шәһәрләреннән, хәтта Кыргызстаннан да вәкилләр килде.
Вәкаләтле вәкил урынбасары Алмаз Фәйзуллин студентларга республиканың Мәскәүдәге вәкаләтле вәкиллегенең оешу тарихы, аның бүгенге эшчәнлек юнәлешләре турында җентекләп сөйләде, кызыксынучан яшьләрнең күпсанлы сорауларына җавап бирде.
Очрашу барышында күп кенә темалар кузгатылды. Булачак белгечләрне, аерым алганда, икътисад һәм мәдәниятнең торышы, глобаль кризис чорында республикадагы социаль–сәяси вәзгыять, Казанда 2013 елда узачак Универсиадага әзерлекнең барышы һәм башка мәсьәләләр аеруча нык кызыксындырды.
Очрашуда студентлар һәм яшьләрнең кураторы, җәмәгатьчелек белән элемтә бүлеге консультанты Йолдыз Сәмитова, вәкиллекнең башка хезмәткәрләре, шулай ук язучы, журналист һәм җәмәгать эшлеклесе, Мәскәүнең “Зыялылар” клубы җитәкчесе Нәзифә Кәримова катнашты.