Эшсезләрнең мәшгульлеген тәэмин итүгә каралган финанслар күләме артачак

Татарстан исә бу максатларга өстәмә 900 млн. сум финансларга өметләнә ала
(Казан, 16 апрель, “Татар-информ”, Айгөл Фәхретдинова). ТР Хөкүмәте белән Хезмәт һәм мәшгульлек буенча Федераль хезмәт арасында Татарстанның хезмәт базарында киеренкелекне киметү буенча өстәмә чаралар турындагы Килешү нигезендә, хәлне тотрыкландыру өчен 1 млрд. 235 млн. сумлык бюдждет акчалары каралган. Шуларның 1 млрд. 115 млн. сумы федераль бюджеттан, калганы – республика казнасыннан алыначак. Хәзергә федераль казнадан бу акчаларның 40 проценты килгән. Республика бюдетыннан 48 млн. сум алынган.
РФ сәламәтлек саклау һәм социаль үсеш министры урынбасары Максим Топилин бүгенге шартларда эш урыннары булмаучыларның мәшгульлеген тәэмин итүгә каралган финансларның артачагын хәбәр итте. Бу хакта РФ Хөкүмәтенең карары дөнья күргән. Татарстан исә бу максатларга өстәмә 900 млн. сум финансларга өметләнә ала.