Ел башыннан бирле Татарстанда металл урлауга бәйле 30 җинаять эше кузгатылган

21 бакчачылык ширкәтләрендә тикшерү эшләре үткәрелгән, 3 айда кара һәм төсле металл ватыклары урлауның 53 очрагы беленгән

(Казан, 16 апрель, «Татар-информ», Миләүшә Низаметдинова). Бүген ТР Икътисад министрлыгында кара һәм төсле металлар әйләнешен контрольда тоту  эшен җайга салу буенча оператив штаб утырышы үткәрелде.

Икътисад министры урынбасары Рашат Фәттахов рәислегендәге әлеге чарада ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының икътисади җинаятьләргә каршы көрәш буенча идарәсе җитәкчесе вазифаларын башкаручы Ренат Гайнетдинов әлеге министрлык тарафыннан металл ватыклары, төсле һәм кара металл калдыклары әйләнеше өлкәсен җинаятьчелектән арындыру буенча күрелә торган оператив-профилактика чаралары белән таныштырды. Аның сүзләренчә, ел башыннан бирле республикада металл урлауга бәйле 30 җинаять эше кузгатылган: шуларның 10сы төсле, 20се кара металл буенча. Әлегә кадәр 21 бакчачылык ширкәтләрендә тикшерү эшләре үткәрелгән, 3 айда кара һәм төсле металл ватыклары урлауның 53 очрагы беленгән. Хәзерге вакытта судта 8 кешедән торган төркемнең үзләре эшләгән «Нижнекамскнефтехим» цехыннан төсле металл урлавы буенча җинаять эше карала. Алар «үзләштергән» титаннан җайланманың 1се генә дә 8 тонна чамасы авырлыгында.

ТР буенча Россия технологик һәм экологик күзәтчелеге (Ростехнадзор) идарәсенең химия, нефть химиясе, нефть эшкәртү сәнәгате производствосы буенча хәтәр объектларны проектлауны һәм шушы объектларга җиһазлар эшләп чыгаруны күзәтчелек итү буенча төбәкара бүлеге җитәкчесе Роберт Хәлиуллин исә әлеге идарәнең шундый ук төр металл әйләнешен контрольда тоту эшчәнлеге хакында мәгълүматлар китерде.  «КамАЗметаллургия» һәм «Казаньвторцветмет» акционерлык җәмгыятьләрендә быел I кварталда планлы тикшерү барышында аларның беренчесендә 260 закон бозу очрагы ачыкланган. Нәтиҗәдә, 1 юридик һәм 16 вазифаи зат административ җаваплылыкка тартылган. Шушы 260 очракның 100ләбе һәм түләтелгән штрафларның яртысы металл кою производствосына туры килә. «Казаньвторцветмет» буенча радиацион һәм материалларны, шул исәптән металлдан тыш материалларны, шартлау һәм янгын чыгу куркынычсызлыгы ягыннан контрольда тоту ягыннан 40 хилафлык очрагы табылган. Шулай ук узган елдагы тикшерүләр буенча төзәтелергә тиешле күрсәтмәләр дә тулысынча үтәлмәгән, металл кою производствосы лицензиясез генә эшләтеп җибәрелгән.

Утырышта ТР Министрлар Кабинеты Аппаратының сәнәгать бүлеге җитәкчесе урынбасары Илшат Ханнанов, ТР юстиция министры урынбасары Минфаик Вафин, ТР буенча Федераль салым хезмәте идарәсе җитәкчесе урынбасары Андрей Никиташин, «ТРның икенчел металлургия предприятиеләре» Ассоциациясе башкаручы директоры Альберт Венедиктов, ТР Икътисад министрлыгының лицензияләү бүлеге белгечләре һ.б. катнашты.