Яшел Үзән мэры Май чабу бәйрәмендә коймак пешергән

Яшел Үзән районында бәйрәмдә 20 меңгә якын кеше булган.

(Казань, 16 март, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). Татарстанның Яшел Үзән районы башлыгы Михаил Афанасьев «Авангард» паркында Май чабу бәйрәмендә коймак пешерүдә катнашты. Яшел Үзән халкы белән бергә шәһәр кунаклары да кышны озатырга һәм язны каршыларга җыелды.

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына Яшел Үзән районы хакимиятенең җәмәгатьчелек һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән элемтә бүлеге җитәкчесе Рәсим Хаҗиев сөйләгәнчә, Михаил Афанасьев халыкныны бәйрәм белән котлады һәм иминлек теләде.

«Май чабу — традицион славян бәйрәме, ул Яшел Үзәндә һәрвакыт зур итеп билгеләп үтелә», — диде мэр һәм күңел ачу чаралары кешеләргә яхшы кәеф бүләк итәчәгенә ышаныч белдерде.

Моннан тыш, муниципалитет башлыгы коймак пешерүгә дә кушылды. Ул унлап коймак пешерде һәм бәйрәмгә килгән балаларны сыйлады. Шуннан соң ул сәүдә рәтләрен карады һәм агачтан аю сынын ясауда катнашты.

Паркта интерактив мәйданчыклар һәм курчаклар күргәзмәсе эшләде. Өлкәннәр һәм балалар өчен күп кенә конкурслар уздырылды.